Сүриядә кимендә өч кеше һәлак булган

Сүриядә хакимиятнең иминлек көчләре оппозиция тарафдарларына каршы үткәргән операциядә кимендә өч кеше һәлак булган. Аларның икесе илнең көнбатышындагы Хомс шәһәрендә, ә берсе илнең төньягында үтерелгән. Бу хакта Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итә.

Сүрия башкаласында яшәүчеләр әйтүенчә, Шәм-Шәрифтә бүген ике көчле шартлау булган.