Туган телне белгән өчен өстәмә 50 мең сум

Your browser doesn’t support HTML5

Стәрлетамак педагогия академиясендә укытучылар очрышуы узды. Очрашуда яңгыраган иң кызык фикерләрнең берсе, Мәскәүнең бер ширкәтендә татар телен белгән өчен хезмәткәргә 50 мең сумга артыграк хезмәт хакын түләү турында сүз булды.

Стәрлетамак педагогия академиясендә узган очрышуда бер кызыклы мисал китерелде: Мәскәүнең бер ширкәтендә татар телен белгән хезмәткәргә 50 мең сумга артыграк хезмәт хакы түләгәннәр. Туган тел язмышы, аны өйрәнү мәсьәләләренә багышланган бу сөйләшүдә башка сораулар да кузгатылды. Якшәмбе “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз шул хакта барачак.