Русиядә сайлау алды сораштыруларын халыкка күрсәтү тыелды

Сишәмбедән 4 декабрьгә кадәр Русиядә сайлау алдыннан үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләрен бастыру тыелды.

Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Майя Гришина сүзләренчә, канун - сайлауда күпме тавыш бирелү мөмкинлеген күрсәткән сораштыру нәтиҗәләрен матбугатта бастыруны, халык хозурына чыгаруны тыя.

Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлау якшәмбе – 4 декабрьдә үтәчәк.