Каһирәдә сайлау вакытында 80-ләп кеше яраланды

Мисыр башкаласында ике көн үткән парламент сайлаулары вакытында бәрелешләр чыгып 80-ләп кеше яраланды.

Reuters агентлыгы, Каһирәнең Тәхрир мәйданы тирәсендә радикал карашлы яшьләр ут ачты, яна торган бомбалар атты дип белдерде.

Ил хакимиятеннән хәрбиләрнең китүен таләп итүчеләр 11-нче көн каршылык чарасын дәвам итте.

Халыкара күзәтүчеләр, беренче тур тавыш бирүләрдә тәртип бозулар аз булды, сайлау тыныч үтте, ди.

Cәясәтчеләр барлык сайлауларда “Мөселман кардәшләр” хәрәкәте җиңәр дип уйлый.