1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне

Матбугат чарасыннан бер күренеш

1 декабрь – СПИДка каршы Халыкара көрәш көне. Дөньяда әлеге чирне һәр 6 секундта бер кеше эләктерә. Татарстанда бүгенге көндә һәр 7 сәгатьтә бер кешедә бу авыру табыла.

XX гасыр чире дип тә аталган СПИД елдан-ел күбрәк кешегә йога бара. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юлдан һәм, йогышлы энәләр кулланып, кан аша килеп эләгә.

Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмы тышында яши алмый. Һавага эләккәннән соң әлеге вирус шунда ук таркала. СПИД вирусының үзен иркен хис итә торган бердәнбер урыны булып кеше организмындагы сыеклык тора.

Вирус кешегә бары тик җенси юлдан, кан аша һәм авыру анадан туган балаларга гына йога ала. Инфекция эләктергән кешенең гомере уртача 10-15 ел тәшкил итә.

Татарстанда СПИД чире тарала

Әлеге авыру белән авыручы кешеләр саны Русия һәм берүк вакытта Татарстанда да елдан-ел кимү ягында түгел, арту ягына таба бара. Бу авыруга каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында, йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, бу вирусны республикада атна саен 20-30 кеше йоктыра, дип белдерде.

Быелның ун аенда гына да бу авыруны республикада бер меңнән артык кеше йоктырган. Бигрәк тә наркоманнар арасында бу авыруны йоктыручылар саны арткан. Арту очраклары барлык авыручыларның 26%ын тәшкил итә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының авыруларны дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева сүзләренчә, Татарстанда 1987 елдан алып 2011 елның 25 ноябренә кадәр 13 мең 809 кеше әлеге авыруны төрле юллар белән эләктергән

Бу чир 2001 елда бигрәк тә үзен нык сиздерсә, 2002-2004 елларда СПИД авыруы бераз кимеп алган. Әмма хәзер кабат бу чир күрсәткечләре арта башлаган. Хәзер бигрәк тә тәртипсез җенси тормыш алып баручылар күп, ди Малышева. Бүгенге көндә Казанда гына да 5497 кеше шушы чир белән яши.

“Бер авыруны дәвалау 100-300 мең сум”

Табиблар сүзләренә караганда, СПИДка каршы көрәш өлкәсендә кискен булып, 2 мәсьәлә тора. Аларның беренчесе – авырлы наркоман хатын-кызлар белән эшләү, икенчесе исә – авыручыларны дәвалый башлаганнан соң, аларның бу дәвалаудан ярты юлда баш тартулары, дип белдерә Ирина Малышева.

Нияз Галиуллин

​Нияз Галиуллин сүзләренчә, быел Татарстанда СПИДлы авыруларны дәвалау өчен 300 миллион сум акча каралган. Бер авыруны дәвалау, чирләү дәрәҗәсенә карап, бер елга 100 мең сумнан алып 300 мең сумга төшә, ди ул.

Татарстанда тугыз мең авыру исәптә тора. Аның 1900е бездә вируска каршы терапия уза. Уңышлы дәвалау күрсәткечләре үсә бара. 2009 елда исәптә торучыларның 14%тын дәвалый идек, хәзер исә бу сан 20%ка җитте, ди ул.

“СПИД йоктыруда Чаллы алда бара”

Нияз Галиуллин сүзләренчә, Татарстанда СПИД авыруларының иң күбе Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында яши. Ә Яңа Чишмә, Апас, Арча, Кайбыч районнарында берәр авыру гына теркәлгән.

"Кеше бер тапкыр бу чирне эләктерсә, аннан тулысынча котыла алмый. Без дарулар белән бу кешеләрнең гомерләрен генә озынайтабыз. Авыруларның милләтенә карап тотылган статистикабыз юк. Без сәяси яктан авыруларны аерып карый алмыйбыз", дип белдерде йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин.

Быелдан башлап 2015 елга кадәр уздырылачак СПИДка каршы халыкара көрәш, "ВИЧ-инфекция, дискриминацияләнүне һәм СПИД аркасындагы үлемнәрне нольгә тигезләү", дигән исем астында узачак.