Клинтон Мьянмадагы үзгәрешләрне уңай бәяләде

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мьянма хакимиятенең соңгы эш гамәлләрен уңай бәяләде. Клинтон белдергәнчә, хәрби режимлы ил үзгәрешләр юлына баскан.

Бу хакта ул Мьянмадагы сәфәре вакытында әйтте. Кушма Штатларның рәсми вәкиле әлеге дәүләткә 50 ел эчендә беренче тапкыр килде.

Мьянма президенты Тейн Сейн фикеренчә, Клинтонның сәфәре ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа битен ачты.

Рәсми сәфәр барышында Клинтон узган ел йорт сагыннан азат ителгән оппозиция лидеры Аун Сан Су Чжи белән дә очрашырга тиеш.