Якшәмбе Сүриядә махсус хезмәтнең кимендә ун вәкиле Бәшәр Әсадның эшеннән китүен таләп итүче оппозиция ягына күчте.
Reuters агентлыгы белдергәнчә, бу хәл илнең төньягында Идлиб вилаятендә булган. Әлеге шәһәр сигез айга якын дәвам иткән каршылык чараларының үзәге санала. Агентлык оппозиция ягына күчүче махсус хезмәт вәкилләре һәм хәрбиләрнең көннән-көн артуын әйтте.
Бүген гарәп илләре лигасының Димәшккә куйган чираттагы ультиматумының соңгы көне. Алар Сүриядән илгә халыкара күзәтүчеләрне кертү рөхсәтен бирүне таләп итте. Лига әлегә Димәшктән уңай җавап килми дип белдерә.