"Татар җыры-2011” фестиваленең төп режиссеры Александр Герасимов белдергәнчә, быел моңа кадәр булмаган номерлар көтелә, боз катырылган сәхнәдә фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак.
Фестивальдә бозлы чыгышлардан тыш, сәхнәдәге җырчыларның киемнәре дә ел фасылларына туры китереп әзерләнә икән.
Шул рәвешле ул 12нче тапкыр оештырылачак фестивальнең үзенчәлекле якларны әйтте.
Быел “Татар җыры”н башка еллардан аермалы буларак, бер түгел, ә дүрт пар алып барачак. Алар - Гөлназ Сәфәрова, Искәндәр Хәйруллин, Нәфисә Хәйруллина, Рамил Төхвәтуллин, Алсу Әбелханова, Эдуард Үтәгәнов, Эльза Әхмәтҗанова, Фәрит Таишев. Бу очраклы түгел, алар ел фасылларына бәйле. Һәрбер пар аерым бер ел фасылы өчен җавап бирәчәк.
“Татар җыры-2011” фестивале ике көн, 16-17 декабрь көннәрендә узачак.
“16 декабрь – яшьлек көне. Монда җырлар да тиз ритмлы, биюләр бик күп. Компьютер графикасы, 3D-технологияләр кулланылачак. Бу ел дәвамында актив рәвештә иҗат итүче, хит җырлар башкаручы җырчылар катнашындагы зур, матур концерт була.
Быелгы “Татар җыры”нда җырчы Алсу катнашачагы хәбәр ителде. Ул фестивальнең махсус номинанты булачак һәм татар телендә җыр башкарачак.