Кабулда мәчет янында бомба шартлап 54 кеше һәлак булды

Кабулда шигыйлар гыйбадәтханәсе каршында көчле шартлау булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 54 кеше һәлак булган, 160 яраланган. 2001 елда Талибан режимы җимерелгәннән соң Әфганстан башкаласында мондый зур шартлауның булганы юк иде.

Кабул үзәгендәге террор гамәлен интихарчы башкарган. Ул бомбаны Гашурә бәйрәме уңаеннан мәчет янына җыелган шигыйлар арасына кереп шартлаткан.

Әфганстан башкаласында бомба шартлап озак та үтмәгән, илнең төньягында Мазари-Шәрифтә икенче террор гамәле ясалган. Анда шартлаткыч шулай ук мәчет янында шартлаган, дүрт кеше һәлак булган, 17се яраланган.

Әлегә шартлауларны кем оештырганы билгеле түгел. Бу террор гамәлләре төбәктәге шигыйлар һәм сөнниләр арасын бозу өчен оештырылган, ди Әфганстан хакимияте.