Русиянең яңа финанс министры итеп Антон Силуанов билгеләнде

Антон Силуанов

Русиянең яңа финанс министры итеп моңарчы министр урынбасары булган Антон Силуанов билгеләнде. Бүген президент Дмитрий Медведев шундый карар имзалады.

Элекке министр Алексей Кудрин президент сәясәтен тәнкыйтьләгәннән соң сентябрь ахырында вазифасыннан алынган иде.

Кичә премьер-министр Владимир Путин халык сорауларына җавап бирү тапшыруында Кудринның элеккечә үз төркеме кешесе булуын әйтте. Кудрин исә шул ук көнне матбугат очрашуында яңа либераль фирка төзергә әзер булуын белдерде.