Филиппинда "Ваши" давылыннан 440 кеше һәлак булды

Филиппинның давыл узган Илиган авылы

Филиппинның көньягында тропик давыл нәтиҗәсендә су басу һәм сил төшү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 440-ка җитте. Йөзләрчә кешенең язмышы билгесез.

Җомга көнне Минданао утравының көньягына “Ваши” давылы ябырылды. Көчле яңгыр нәтиҗәсендә елгалар ярларыннан чыкты. Давылның иң көчле урыннарында җил тизлеге сәгатенә 90 чакрымга җитте.