Гарәп язы: Либия

Your browser doesn’t support HTML5

Сәяси тоткыннарны азат итү өчен көрәшкән хокукчы активист Фәтхи Тәрбилнең кулга алынуына протест йөзеннән 2011 елның 15 февралендә Бенгазида урам җыены үтә. Соңнан бу каршылык чаралары “Нәфрәт көне” исемен ала. Либия җитәкчесе полковник Мөәммәр Каддафи каршылыкны бастырырга вәгъдә итә, илдә ватандашлар сугышы башлана. Җирле халыкны Каддафи көчләреннән саклау өчен БМОның Иминлек шурасы Либия күгендә очышлар тыелган зона булдыра. 21 августта Милли күчеш шурасы көчләре башкала Триполига керә. Каддафи үзенең туган Сирт шәһәренә кача. 20 октябрьдә Милли күчеш шурасы көчләре тарафыннан кулга алына һәм үтерелә.