Гарәп язы: Тунис

Your browser doesn’t support HTML5

2010 елның 17 декабрендә югары белемле, әмма эшсезлектән урамда сату итәргә мәҗбүр Тунис егете Мөхәммәт Буазизи полициянең кыерсытуына протест йөзеннән үзенә ут төртеп, бар илдә ризасызлык утын кабындыра. Халык егетне яклап, коррупциягә баткан хөкүмәткә каршы күтәрелә. Хакимияттә 23 ел утырган президент Бен Гали 14 гыйнварда иленнән кача.