Самар өлкәсе Иске Ярмәк авылында югары сыйныф укучылары арасында татар теленнән бәйге узды. Бәйгегә өлкәнең Иске Ярмәк, Камышлы, Денис, Гали, Яңа Усман авылларыннан һәм Самарның “Яктылык” мәктәбеннән иллегә якын укучы килгән иде.
Самар дәүләт укытучылар белемен камилләштерү институты һәр елны өлкәнең бер мәктәбендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында татар теле бәйгесе уздыра. Шунда ук татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә ярыш оештырыла. Быел бу чара Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылында узды.
Мәчәләй авылыннан килгән Касыйм кызы Зөләйха Миассарова ачык дәресен “Мин кулыма китап алам” дип исемләгән. Дәрестә утырганда телебезнең байлыгына сокланасың, мөгаллимәләрнең осталыгына исләрең китә, балаларның нинди олуг бәхеткә ия икәннәренә куанасың. Шунда ук бәгырь төбенә, нигә соң бу олуг бәхет татарның һәр баласына тәтеми икән дип, әрнүле кан ага.
Зөләйха Миассарова Самар төбәгендә татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” дип танылды. Мактау кәгазеннән тыш Зөләйха ханымга Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиулловның кыйммәтле бүләге дә тапшырылды.
Балаларга бәйгедә язма эш бирелде. “Яктылык” мәктәбеннән килгән Эльвира Нигъмәтуллина, Эльвира Йосыпова, Айсылу Мостакаева беренче урынга лаек булдылар. Икенче урынны Камышлы, Денис укучылары, өченче урынны Яңа Усман, Иске Ярмәклеләр алды.
Бәйгедә һәр елны шигырь укучылар да катнаша. Алдагы елларда балалар Җәлил, Тукай, Такташ шигырьләрен генә ятласа, быел сәхнәдән 26 шагыйрь әсәре яңгырады. Бу инде татар теле укытучыларының заман шигърияте белән кызыксынуын күрсәтә.
Җирле авторларның иҗатына мөрәҗәгать итү дә поэзия офыгын киңәйтеп җибәргән. Шуңа исләр китәрлек – атнасына бер сәгать татар теле укыган татар баласы шигырь дә яза!
Төрле авыллардан килгән балалар үзләре белән кул эшләрен дә алып килгән. Ярмәклеләр әле үзләре пешергән ризыкларын да куйганнар иде.
Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте, Самар өлкәсенең “Туган тел” исемле татар җәмгыяте олимпиаданың матди чыгымнарын үз өсләренә алды.