Уфада картлар йорты янып бер пенсионер һәлак булды

Уфада дүшәмбегә каршы төндә картлар һәм инвалидлар йортында янгын чыгып бер кеше һәлак булды. 30 кеше вакытлыча башка урынга күчерелде.

Һәлак булган пенсионер урын өстендә тартканга янгын чыккан дип фаразлана.