Кушма Штатлар Гыйрактагы террор гамәлләрен хөкем итте

Джо Байден

Кушма Штатлар Гыйракта пәнҗешәмбе көнне кимендә 69 кешенең һәлак булуына китергән террор гамәлләрен хөкем итте. Ак Йорт хәбәр итүенчә, вице-президент Джо Байден Гыйрак президенты Җәләл Талабанига илдәге вәзгыятьне җайга салуда теләктәшлек белдерде.

Багдадта булган 16 шартлауның артында кем торганлыгы әлегә кадәр билгесез.

Гыйрак премьер министры Нури әл-Мәлики, сөнни сәясәтче, вице-президент Тарик әл-Һашимины сәясәткә кагылган үтерүләрне оештыруда гаепләп кулга алырга боергач, илдәге вәзгыять кискенләште. Әлеге шартлаулар шушы катлаулы чорга туры килде.

Бөтен гаепләүләрне дә кире каккан Һашими Гыйракның Көрд автоном бүлгесенә яшеренгән.