Сүриядәге бәрелешләрдә 13 кеше һәлак булды

Бүген Сүриянең Һомс шәһәрендә иминлек көчләре белән бәрелештә кимендә 13 кеше һәлак булды. Бу турыда Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итә.

Бүген Сүриягә Гарәп лигасы илләренең 50 кешелек күзәтүчеләр төркеме килә.

Сүриягә халыкара күзәтүчеләр кертү Гарәп лигасы илләренең Сүриядә хөкүмәткә каршы чыгучыларга карата репрессияләрне туктату планының бер өлеше.

Ай ахырына кадәр Сүриягә 150 күзәтүче китерелер дип көтелә.