Кущевскаядагы Цапка төркеме әгъзасы 20 ел төрмәгә хөкем ителде

Краснодар өлкә мәхкәмәсе Кущевская шәһәрендәге Цапка җинаятьчел төркеме әгъзасы Андрей Быковка 20 ел төрмә җәзасы билгеләде.

Быков берничә кешене үтерүдә һәм узган елның ноябрендә фермер Аметовның йортына һөҗүм итүдә гаепле дип табылды. Ул һөҗүмдә 12 кеше үтерелгән иде.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танып тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә ризалашу сәбәпле Быков аерым тәртиптә ябык мәхкәмәдә хөкем ителде.