Владислав Сурков вице-премьер итеп билгеләнде

Владислав Сурков

Русия президенты Дмитрий Медведев президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурковны икътисадны җанландыру өчен җаваплы вице-премьер итеп билгеләде.

Медведев моны бүген Сурков белән очрашуда игълан итте. Моңарчы Сурков президентның модернизация комиссиясендә модернизация мәсьәләләре өчен җаваплы иде.

Президент идарәсендә Сурков урынына элекке вице-спикер һәм хөкүмәт аппараты башлыгы Вячеслав Володин билгеләнде.

Володин урынына хөкүмәт аппараты башлыгы итеп Медведев премьер-министрның протокол җитәкчесе Антон Вайноны билгеләде.