Төркиядә көрд сугышчыларына һөҗүмдә 30 кеше үтерелде

Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Гыйрак чиге янындагы Сирнак виләятендә хәрби һава көчләренең һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше һәлак булды.

Җирле иминлек хезмәтләре һөҗүмнәр булганлыгын расласа да, корбаннар саны турында әйтми.

Төрек хәрби көчләре бу төбәктә бәйсезлек өчен көрәшүче көрд сугышчыларына каршы даими хәрби чаралар үткәреп килә.