Паспортына караганда, Кәси Каруевага 116 яшь. 5 гыйнварда аңа 117 тула. Туу турындагы таныклыгына караганда исә, ул тагын да олырак. Анда аның туган елы 1884 ел дип куелган.
“Николай II вакыты иң яхшы чор иде. Ул чакта барысы да яхшы иде. Кешеләр бер-берсен ярата иде, мөнәсәбәтләр яхшы һәм кешеләр бер-берләренә игътибарлы иде. Шәп вакытлар иде ул”, дип сөйли чечен әбие.
Кәси Каруеваның 12 баласы булган. Аларның икесе әле дә исән.
Гиннес рекордлар китабы Кәси әбине дөньядагы иң олы яшьтәге кеше дип теркәде. Аңарчы иң олы кеше дип АКШның Джорджия штатында яшәүче Бесс Купер санала иде.