“Әгәр тылсым кодрәте бирелеп, нишләр идең, дисәләр, мин үзем соңгы ике елны булдырмас, сикертеп үтәр идем. Югалтулар елы булды ул минем өчен”, ди Илфат Фәйзрахманов “Безнең гәҗит”нең соңгы санында.
2011 елны газетның баш мөхәррире “югалтулар елы” дип атаган. Иң аянычлысы ул якыннарын югалткан.
Табыш һәм югалту
“Уйламаганда, бертуган 2 абыемны, сеңлемне һәм газиз әниемне җуйдым. Нишлисең, тормыш кануннары катгый, анда югалтулар да, табышлар да бар. Аның каравы, күңелемне сөендереп, оныгым артымнан калмый «бабай» дип тәтелди…”, ди Илфат Фәйзрахманов “Сау бул, үткән тормыш!” язмасында.
Газет белән укучылар бәйләнеше
Баш мөхәррир белдергәнчә, “Безнең гәҗит”нең газета укучылар ярдәмендә көч туплаган. Алардан башка хаклык өчен сүз әйтү җиңел булмаячагын язган. Ул укучыларны якынлашып килүче 2012 ел белән дә котлаган. Яңа ел бәйрәме алдыннан сәясәтне кырыйга куеп торуын әйткән.
“2011 ел, бигрәк тә аның ахыры, сәяси вакыйгаларга бай булды. Әле язарбыз, анализларбыз, бәяләрбез… Алда – зур өметләр багланган, олы 2012 ел”, ди Фәйзрахманов. Әлеге санда баш мөхәррир сәясәтне әйләнеп узса да, газет укучылары Русиядә үткән каршылык чараларына үз фикерләрен белдерүне дәвам итә.
“Безнең гәҗит” белдерүенчә, укучылардан килгән хатлар арасында газетага бирмәстәйләре юк икән. Яңа елдан соң да алар газетта урын алачак дип ышандыра хатлар бүлеге мөхәррире Зөлфия Фәйзрахманова.
Митингка чыгучы Путин сүзләрен кабатлый
“Русия дигән театр” язмасында автор декабрь дә үткән каршылык чарасында булуын язган.
“Бу суыкта Ирек мәйданында тилмереп йөрүнең мәгънәсен күрмәсәм дә, газета укучыларга җиткерер яңалык булмасмы дип, чыгарга туры килә”, ди Фәридә Зарипова. Шунда ук ул Путин сүзләрен искә алган, илдә демократия барлыгын күрсәтү өчен бу спектакльдә кирәк булган икән.
“Ничек яшәгән булсак, шулай яшәвебезне дәвам итеп, яңа елга аяк басабыз. Кайсы сәясәтче утырса да, тарихта гади халыкка җиңеллек килгән чор юк. Иң мөһиме, гаиләдә тыныч булсын да, уңышлы, мул ел килсен!”, дип тәмамлый сүзен Зарипова.
Җитәкчеләр кушканча сайлаучы быел үзе тавыш биргән
“Моңа кадәр, эштә җитәкчеләр кемне кушса, шуны сайлап килдем. Ә бу юлы тормышның болай бара алмавын аңлап, илдәге җитәкчелеккә каршы булган партия өчен тавыш бирдем. Моңа үзем 11 ел эшләп чыккан оешмадагы хәлләр сәбәпче булды”, ди Ришат Абдуллин.
Татар үз-үзен кимсетә?
Безнең халык, татарда бердәмлек юк, дип сөйләргә ярата. Татар – уңган, тырыш, гыйлемле халык. Шулай да үз-үзен кимсетә торган гадәте бар. Үзенә каршы төрле әйтем, мәзәкләр уйлап чыгарырга маһир”, ди Сөләйман Шакиров. Ул сүзен татарлык белән башласа да, язма бөтенләй башка рәвештә тәмамланган.