Һиндстанда давылда 30дан артык кеше үлгән

Һиндстанда давыл һәм су басу нәтиҗәсендә, ким дигәндә 34 кеше үлгән.

Көчле тропик давыл җомга көнне Һиндстанның көньяк-көнчыгыш ярына туры килде. Иң күп корбаннар йөзләрчә йортлар ишелгән Тамиланд штатында һәм Пудучерри шәһәрендә. Хакимият биргән мәгълүматларга караганда, дистәләрчә мең корылмалар зыян күргән, йөзләрчә мең кеше электрсыз калган.