Македониянең беренче президенты Киро Глигоров вафат

Скопьеда 94 яшендә Македониянең демократик юл белән сайланган беренче президенты Киро Глигоров вафат булды.

Ул 1991 елда Македония әле Югославия эчендә булганда республикага җитәкчелек итә башлады. Глигоров идарә иткәндә референдум үткәрелде һәм Македониядә яшәүчеләрнең күпчелеге бәйсезлекне яклады. Македониянең аерылып чыгуы башкалар белән чагыштырганда тыныч юл белән үтте.

Киро Глигоров ике тапкыр президент булып сайланды. 1995 елда аңа һөҗүм вакытында каты яраланган иде.