Эльвира Һадиева: "Син кирәк"

Your browser doesn’t support HTML5

"Син кирәк" видео проекты тәҗрибә буларак башланды, ди сүзләр авторы, шагыйрә Эльвира Һадиева. Төп максат – шигъриятне тәкъдим итүнең яңа формаларын эзләү. Клип "Студентлар язы-2011" бәйгесе өчен төшерелә. Проект авторлары – Эльвира Һадиева, Илшат Рәхимов, Алмаз Сәмигуллин. Эльвира әйтүенчә, бу клип ярату хакында. Бу дөнья, яшәешнең мәгънәсе – шул хисне тою һәм саклауда, ди автор.