Чили мәктәпләрендә Пиночет диктатурасын “хәрби режим” дип атарга кушылган

Генерал Аугусто Пиночет

Чилида мәктәп дәреслекләрендә генерал Аугусто Пиночет идарәсенә караган вакытны яңача тәфсир итү тирәсендә җәнҗал кыза.

Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсендә, илдә 1973 елдан 1990 елга кадәр булган вакытны диктатура дип түгел, ә йомшартып “хәрби режим” дип атарга кушылган.

Оппозиция хөкүмәтне Пиночет режимын ак итеп күрсәтүдә гаепләде. Хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре бу яңалыкка протест белдерде. Хакимият үзенең бу карарын сәясәтләшмәгән дип әйтә.

Пиночет идарәсе вакытында аның режимына каршы булган 17 меңләп кеше эзәрлекләүгә дучар булды. Өч меңнән артык кеше үтерелде һәм хәбәрсез югалды.