Швейцария банкы җитәкчесе урыныннан китте

Швейцария үзәк банкы җитәкчесе Филипп Хильдебранд эш урыныннан файдалануда гаепләүләр сүрәтендә бүген урыныннан китүе турында белдерде.

Кыйммәтле кәгазьләр базарында трейдер булып эшләгән Хильдебрандның хатыны франк курсын еврога бәйләүгә, ягъни аның бәясе төшүгә өч атна кала ярты миллион доллар сатып алып аны соңыннан кире франкка алыштырган. Шул акчага ул милек алган.

Башта Швейцария үзәк банкы Хильдебранд гаиләсенең бу адымы канун бозу булып саналмый, дип белдергән иде. Бүген банк җитәкчесе бу хакта белдерү ясарга җыена.