Мәскәүдә шартлау булган ресторанның аш-су остасы үлде

Мәскәүдәге Il Pittore ресторанында дүшәмбе көнне булган шартлауда тәне 100% пешеп яраланган аш-су остасы бүген хастаханәдә үлде.

Һәлакәттә үлгәннәр саны өч кеше булды. Аларның берсе Кыргызстаннан 24 яшьлек хатын-кыз.

Барлыгы 40 кеше яраланды, алар арасында ресторанга ашарга кергән кыргызлар һәм әрмәннәр дә бар.