Дагыстанда полиция бер сугышчыны үтерде

Дагыстанның Кизләр районында полиция белән кораллы төркем арасындагы атышта бер сугышчы һәлак булды.

Махсус көчләрнең бер хезмәткәре яраланган.

Атыш булган урманда күптән түгел сугышчыларның 20-25 кешегә исәпләнгән базасы, күпсанлы сугыш кирәк-яраклары, кулдан ясалган өч шартлаткыч табылган иде.