Пакстанда һөҗүм нәтиҗәсендә 18 шыгый һәлак булды

Пакстанда шыгыйларның дини йоласына һөҗүм нәтиҗәсендә бүген 18 кеше һәлак булды, кимендә 30 кеше яраланды.

Бу хәл Пакстан үзәгендәге Ханпур шәһәрендә булган. Анда бомба шартлатылган булырга охшый диелә.

Пакстанда шыгыйлар халыкның 20 процентын тәшкил итә. Сөнни экстремистлар шыгыйларны хак юлдан тайпылуда гаепләп аларның изге урыннарына һәм дини йолаларына һөҗүмнәр оештыра.