Разил Вәлиев: “Төбәк җитәкчеләре генә түгел, шәһәр һәм район башлыклары да сайланырга тиеш”

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев

16 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын сайлау турында канун өлгесен дәүләт думасына тәкъдим итте.
Русия президентының хокукый идарә башлыгы Лариса Брычева, әлеге канун 2012 елның май аенда кабул ителергә мөмкин, дип белдерә. Бу документта төбәк башлыгына намзәтләрне фиркаләр һәм аерым кешеләр дә үз-үзләрен тәкъдим итә ала диелгән. Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "канун өлгесенең китек яклары бар" дип әйтә.

Русия президенты Дмитрий Медведев Русиядәге төбәк башлыкларын сайлау турындагы канун өлгесен дәүләт думасына тәкъдим итте. Бу хәлне республикаларның, Русия төбәкләренең бәйсезлеген күпмедер дәрәҗәдә саклауда бер адым дип бәяләп буламы?

– Бу хәл - бер адым алга китеш. Без мондый канун өлгесен күптән көткән идек инде. Русия үзен федератив һәм демократик дәүләт дип саный икән, ул бу мәсьәләдә артка чигенергә тиеш түгел иде. Заманында Беслан вакыйгаларын сылтау итеп губернаторларны, төбәк җитәкчеләрен сайлап куюны туктату һич кенә дә федератив дәүләт кысаларына сыймады. Без ул вакытта бу хакта дәүләт шурасында бик күп сүз алып бардык. Мин үзем моңа каршы тавыш бирдем һәм каршы чыгыш ясадым. Бу хәл белән беркайчан да килешмәдем. Ниһаять, бу мәсьәләгә яңадан кире кайтырга мәҗбүр булдылар.

Мине бер нәрсә борчый, ни өчен соң без урамнарга чыгып шау-шу куптаргач кына үзебезнең хокукларыбызны яулый алабыз? Үзебезне тәрәккыят иткән, алга киткән демократик дәүләттә яшибез дип әйтәбез икән, без үзебезнең хокукыбызга Конституция һәм халыкара хокук нормалары нигезендә ирешергә тиешбез. Конституциягә Русияне федератив дәүләт дип язып куйдык бит инде. Русия халкы шуның өчен тавыш бирде. Русия президенты дәүләт думасына тәкъдим иткән әлеге канун өлгесе Конституция таләпләренә һәм халыкара хокук нормаларына кире кайтуны күрсәтә. Без бу мәсьәләдә артка чигенгән идек, инде яңадан шул эзебезгә килеп утырмакчы булабыз.

Бу канун өлгесенең мине куандырган тагын бер ягы бар - анда фиркаләр күрсәткән кешеләр генә генә түгел, ә Русия ватандашлары үзләрен дә президент вазифасына тәкъдим итә ала. Бу шулай ук бик яхшы күренеш, әгәр дә бу канун шул килеш кабул ителсә һәм гамәлгә керсә, минемчә Русия федератив дәүләт юлында тагын бер адым алга атлый дигән сүз.

Әлеге канун өлгесенең, нәкъ менә сез әйткән бу өлеше җитешсез түгелме? Сәяси фиркаләр үз намзәтләрен тәкъдим итә ала диелгән. Әмма тәкъдим иткәнче алар бу хакта Русия президенты белән киңәшләшергә тиеш диелгән бит анда? Гадәттә, соңгы хәлләр, соңгы сайлаулар хакимият кемне тәкъдим итә – бары шул кешенең, йә булмаса, шул фирканең генә күп тавыш җыюын күрсәтте. Соңгы хәлләрне хакимият үз куәтен кулланды дип бәяләүчеләр дә булды. Алдан президент белән сөйләшәсе булгач, бу канун көчкә керсә, киләчәктә хакимиятнең үз басымын куллануына урын калдырмасмы соң?

– Мин дә моңа игътибар иттем. Моны канунның бер кимчелеге дип әйтер идем мин. Әгәр без чын мәгънәсендә демократик һәм тигез сайлаулар үткәрергә телибез икән, бөтен намзәтләрнең дә (кандидатлар) мөмкинлекләре бертигез булырга тиеш. Әгәр үзләрен күрсәтүче намзәтләргә караганда фиркаләрдән тәкъдим ителгәннәрнең мөмкинлекләре зуррак була икән, бу һич кенә дә гадел сайлауларга китермәячәк.

Минемчә, бу мәсьәлә уртага салып сөйләшенер. Канун өлгесен Русия думасында караганда депутатлар үз фикерләрен җиткерер дип уйлыйм. Бу канун өлгесе һичшиксез Русия төбәкләре парламентларына җибәрелер һәм без дә үзебезнең дәүләт шурасында әле генә без кузгаткан фикерне уртага салып сөйләшеп, үз тәкъдимнәребезне Мәскәүгә җибәрербез дип уйлыйм. Минем төп фикерем - бөтен намзәтләрнең дә хокуклары бертигез булырга тиеш.

Шушы канун нигезендә Татарстанда да район хакимияте башлыкларын, шәһәр башлыкларын халык турыдан-туры сайлауны кертер вакыты җиткәндер дип уйламыйсызмы?

– Һичшиксез! Татарстан президенты сайлап куела икән, шәһәр башлыклары да, район башлыклары да һичшиксез сайлап куелырга тиеш. Без, берьяктан караганда, вертикаль дәүләттә яшибез. Русиядә вертикальлек бик ныгыды. Бер караганда ул бар, әмма икенче яктан, ул кулланылмый. Президент, төбәк башлыкларын сайлау булгач, вертикальлек район һәм шәһәр башлыкларын сайлауда да кулланылырга тиеш.

Вертикаль дигәннән, тагын бер мисал китерәм, Татарстан Конституциясе, Русия һәм Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү шартнамәсе нигезендә безнең президент ике дәүләт телен дә - татар һәм рус телләрен дә белергә тиеш. Телләрне президент белгәч, ни өчен ике телне дә депутатлар, министрлар һәм шәһәр башлыклары белергә тиеш түгел соң? Гомумән, дәүләт хезмәтендәгеләр ник белмәскә тиеш? Президентка бер таләп, ә аның кул астындагы эшләүчеләргә башка төрле таләп килеп чыга. Менә монда да шундый ук яхшы вертикаль булсын иде. Мин, һичшиксез, мондый вертикальләрне яклыйм.

Татарстан дәүләт шурасы утырышында нәкъ шул хакта, министрлар да, депутатлар да, шәһәр башлыклары да, хакимият җитәкчеләре ике телне дә белергә тиеш дип сүз күтәрергә уйламыйсызмы?

– Мин ул хакта инде ун ел буе сөйләп киләм. Ни кызганыч, мине ишетмиләрме, яисә ишетергә теләмиләрме? Бу мәсьәлә мине бик борчый. Киләчәктә без тагын бу хакта күтәрәчәкбез. Әгәр дә без үзебезнең дәүләт шурасында шушы мәсьәләне хәл итмибез икән, безнең телләр турындагы кауныныбыз беркайчан да тулысынча гамәлгә ашмаячак. Димәк, татар теле беркайчан да дәүләт теле була алмаячак. Дәүләт хезмәткәре дәүләт телен белмәгәч, ничек аны башкалар белсен һәм өйрәнсен ди. Эшне иң беренче шуннан башларга тиешбез. Дәүләт хезмәткәрен эшкә алганда һәм депутатларны сайлаган вакытта Татарстандагы ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән таләп кую кирәк.

Сез халык урамнарга чыккач Русия җитәкчелеге үзен демократия юлында шикелле итеп күрсәтергә тырыша дигәнрәк фикер әйттегез. Бүгенге вазгыятьтә Татарстан үзенең мөстәкыйльлеген якласын һәм ныграк сакласын өчен тагын нәрсәләр эшли ала?

– Мин башта, урамга чыгу дигәннән, әйтеп үтим әле, әгәр төбәк җитәкчеләрен сайлап кую бетерелмәгән булса, федератив дәүләт принципларын бозган башка шактый карарлар да бар, алар бозылмаган булса, урамга чыгулар да, бәлки, булмас иде. Булса да, бу дәрәҗәгә үк җитмәгән булыр иде.

Татарстанга дәүләтчелеген ныгытыр өчен бүген иң беренче чиратта мөмкин булганны эшләргә кирәк. Мөмкин булган юллар Русия Конституциясенә дә, үзебезнең Татарстан Конституциясенә дә язылган. Без Русия белән шартнамә төзегән бердәнбер республика. Әмма ни кызганыч, Русия белән икенче шартнамә төзегәнгә быел биш ел тула, бу документ әлегә кадәр тиешле дәрәҗәдә эшләми. Безгә иң беренче чиратта шушы шартнамәне эшләтү механизмын табарга, шуны үзебезнең һәм Русия җитәкчеләреннән таләп итәргә кирәк.