Южно-Сахалински шәһәрендә этномәдәни компонентлы татар мәктәбе эшли башлады. Анда татар теленнән тыш, татар тарихын, гореф-гадәтләрне, милли ашлар пешерергә өйрәтәчәкләр.
Татар мәктәбе өчен урынны Кузнецов исемендәге шәһәр китапханәсе тәкъдим иткән. Сахалиндагы “Туган тел” агарту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, элек алар ана телен өйдә өйрәткәннәр һәм анда 30дан артык кеше йөргән. Яңа мәктәпкә әлегә 56 кеше язылган.
“Иң кечкенәсенә – 4 яшь, иң олысына – 87 яшь. Без татар телен икетөркемгә бүлеп укытабыз, чөнки кайберләре татар телен бөтенләй белмәсә, икенчеләре аңлый, әмма сөйләшә алмый”, ди ул.
“Мисал өчен, көрәшне без спорт залында уздырачакбыз. Һәрбер дәрескә 40 минут каралган. Алар барысы да якшәмбе көнне узачак. Ләкин халык татар телен өйрәнү өчен атнасына бер генә җитми дип саный, алар өч тапкыр уздыруны сорый”, ди Вәлитова.
Дәреслекләрне Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән. Укучыларны урыс телендә сөйләүче татарларга каралган программа нигезендә укытачаклар.
Бу хакта Зәкия Вәлитова белән әңгәмәне әлеге аудиодан тыңлагыз.