Гыйракта ике шартлауда 13 кеше һәлак булды

Гыйракта ике шартлауда кимендә 13 кеше һәлак булды. Багдадта полиция хезмәткәрләре яшәгән йортка булган һөҗүмдә 10 кеше, шул санда хатын-кызлар һәм балалар үлде. Шартлау күпчелеге шигыйлар яшәгән Муссаяб бистәсендә булды.

Икенче һөҗүм Киркүк каласында булды. Шәһәр үзәгендә мотоциклга тагылган бомба шартлап өч кеше үлде, биш кеше яраланды. Бу ике шартлау соңгы вакытларда булган ике каты һөҗүмнәр дип санала.