Удмуртиянең милли оешма җитәкчеләре милли сәясәт турында сөйләште

Азәрбайҗан оешмасы башлыгы Илгар Хәлилов чыгыш ясый

Русия җәмәгатьчелеге Владимир Путинның Русиядәге милли мәсьәләгә багышланган мәкаләсе турында фикер алыша. 24 гыйнварда Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгында милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре Путинның әлеге язмасы турындагы “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә җыелды.

“Түгәрәк өстәл”дә сораулар да, тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Башта “Удмурт Кенеш” оешмасы президенты Николай Мусалимов декабрьдә үткән сайлауларга тукталды. Мусалимов әйтүенчә, аңа “Бердәм Русия” дәүләт думасына сайлауларда катнашырга тәкъдим иткән. Праймериз нәтиҗәсендә Мусалимов икенче урынга чыккан. Беренче булып исемлектә Удмуртия башлыгы Волков булса, ул депутат мандатыннан баш тарткан һәм автомат рәвештә Мусалимов дәүләт думасына үткән. Ул бердәнбер удмурт милләте вәкиле буларак дәүләт думасында булырга тиеш иде.

Сулдан уңга: Андрей Ураськин, Николай Мусалимов һәм Владимир Завалин.

Әмма республикадан исемлектә өченче һәм дүртенче урыннан армия генералы Николай Аброськин, (ул 13 ел дәвамында Русия иминлек министрлыгында спецстрой җитәкчесе) һәм Краснодардагы нефть эшкәртү заводының директорлар шурасы Бекхан Агаев үтәләр. Мусалимовка республика хакимиятендә вице-премьер вазифасын тәкъдим итәләр. “Бу вазифада удмуртларның телен саклап калуда, мәдәниятен үстерүдә күбрәк ярдәм итә алырмын дип ышанам. Бу фикерне “Удмурт Кенеш” оешмасы да хуплады”, диде Николай Мусалимов.

Яһүд оешмасы җитәкчесе Марк Гольдин Мусалимовка: “Мин сезнең депутат мандатыннан баш тартуыгызга ачулы идем, хәзер аңлатмалар биргәч, тынычландым”, диде.

Яһүд оешмасы башлыгы Марк Гольдин Русиянең күпмилләтле ил булуын билгеләп, үз фикерләрен җиткерде. “Милли сәяси партияләр төбәкләрдә мөмкин түгел. Бу илне бүләчәк”, дип белдерде Гольдин.

Путин язмасындагы “һәр милләт кешесе үзенең тамырларын белергә тиеш” дигән фикер белән Марк Гольдин килешүен җиткерде. “Халкының тарихын өйрәнергә һәм буыннар бәйләнешен булдырырга кирәк”, диде ул. Марк Гольдин үзен Израилдә урыс милләтеннән итеп хис итүен дә белдерде. Тик Удмуртиядә генә ул русияле һәм яһүди дип хис итүен әйтте.

Яһүд оешмасы башлыгы Марк Гольдин

Удмурт оешмасы вәкиле Андрей Ураськин, безнең тәкъдимнәрдән әлеге мәкаләдә куелган мәсьәләләрнең киләчәге дә хәл ителергә мөмкин, диде.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә “Одо Мари Ушем” оешмасы җитәкчесе Анатолий Радыгин “Путинның әлеге язмасы унбиш елга соңга калды”, дип белдерде. Шул ук вакытта милли оешмаларның җыеннарын, анда кабул ителгән документларның мөһимлегенә игътибарны арттырырга тәкъдим итте.

Җыенда катнашучылар Русия күләмендә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче структура булуын хупладылар. “Удмуртиядә инде ике дистә ел милли эшләр буенча комитет, соңрак милли сәясәт министрлыгы оештырылуын һәм регионда милләтара дуслыкны булдыруда әлеге министрлыкның өлеше зур”, дип белдерде министр Владимир Завалин.

Шул ук вакытта Завалин, 15 кешедән торган министрлык милли оешмалар ярдәменнән башка зур уңышка ирешә алмас иде, безнен уртак эшебезнең нәтиҗәсе итеп карарга кирәк, диде.

Яһүд оешмасы башлыгы Марк Гольдин (с) һәм әрмән оешмасы җитәкчесе Мнацакян Аракелян

“Урарту” әрмән оешмасы җитәкчесе Мнацакян Аракелян үз халкының Удмуртиягә үз теләге белән килүен белдерде. Бүген Удмуртиядә рәсми рәвештә өч мең ярым әрмән халкы яшәвен әйтте. Әмма рәсми булмаган фактларга караганда, бу сан алты мең булуы мөмкин. “Без бу җөмһүриятнең “бүреген кидек” дип, ул Удмуртия халыкларын ихтирам итеп, үзләренең дә телләрен онытмаска тырышуларын әйтте. “Әмма без үз телебезне саклап, шул ук вакытта Русия кануннарын нигезендә яшәргә тиеш. Шуңа да телне мәдәниятне без белергә тиеш. Русия башка барлык дәүләтләр белән килешү төзеп эш итәргә тиеш”, диде әрмән оешмасы җитәкчесе Аракелян.

Азәрбайҗан оешмасы башлыгы Илгар Хәлилов “Азәрбайҗаннан килгән кешеләр Русия гражданы статусын алу өчен рус теленнән имтихан бирә. Шушы имтихан өчен кеше биш мең сумнан артык акча түләргә тиеш. Бик сирәге генә имтиханны беренче килүдә тапшыра. Ә икенче тапкыр имтиханга килергә туры килсә, ул тагын биш меңнән артык акча түләргә тиеш. Хәзер хаттә берничә айга эшкә килүчеләр дә имтихан тотарга тиешлеген исәпкә алып, имтихан бирүчеләр өчен бу сумма кимрәк булырга тиеш”, дигән тәкъдим кертте Хәлилов. Моны болай дәлилләде: “Русиягә Азәрбайҗаннан миллионер уллары түгел, анда эш таба алмаган, хәерчелектән интегүчеләр килүен исәпкә алырга кирәк”, диде Хәлилов.

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов

Шулай ук милли оешмалар президент сайлаулары белән бер көнне муниципаль органнарга сайлаулар булуын исәпләп, анда да милли кадрларны күрсәтү буенча тырышлык куярга кирәклегенә тукталдылар.

Казаклар, грек оешмалары җитәкчеләре дә “Русия уртак йортыбыз, безгә монда яшәү өчен шартлар, мәдәниятне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылды”, дип билгеләп үттеләр.

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов, Путин программасында милли белем бирү буенча ачыклык юк, диде.

Сыйныфларда милли белем бирү системасына игътибар итәргә кирәклегенә тукталды ул. Милли сыйныфларда 15 бала җыелса, аларны саклап калырга тәкъдим итте Фнүн Мирзаянов. “Соңгы елларда балалар саны кимү сәбәпле, авылларда мәктәпләр ябыла, шәһәрләрдә балалар саны җитмәү сәбәпле, милли сыйныфлар тупланмый”, дип басым ясады Фнүн Мирзаянов.

Мари оешмасы башлыгы Анатолий Радыгин

Казаклар оешмасы җитәкчесе Виктор Ерошенко Путинның сайлау штабында бергә эшләү өчен милли оешмалар вәкилләре дә керергә тиеш дигән тәкъдим кертте.

Мари оешмасы башлыгы Анатолий Радыгин Удмуртия президенты каршында милли шура булдырылуын исенә төшерде. Беренче утырышта ук кабул ителергә тәкъдим кертелгән мәсьәләдә урыслар оешмасы каршы чыгуын җиткерде. Шул ук вакытта Җәмәгать палатасында бер генә милли мәсьәлә дә тикшермәде, дип җиткерде. Әлеге фикерне башка милли оешма җитәкчеләре хупламады, хәбәрдар түгел, дип аның чыгышын бүлде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүе тәмамлангач, милли сәясәт министры Владимир Завалиннан, “Әңгәмәдә күбрәк әрмән, азәрбайҗан, татар, мари оешмалары вәкилләре проблемнар куюы, башка оешма вәкилләренең, (алар хәзер утыздан артык) ничектер тыңлап утыручылар гына булып калуы сезне борчымадымы?” дигән сорауга, министр болай җавап бирде:

“Бу халыкларның проблемнары күп. Аеруча миграция мәсьәләсендә хәл ителмәгән сораулар бар. Шуңа алардан күбрәк сораулар да, чыгышлар да булды”, диде Завалин. Шул ук вакытта ул милли оешма җитәкчеләре республикада милләтара дуслыкны, халыкларның бер-берсенә толерантлык хисен булдыруда өлеше зур булуын да билгеләп үтте.

16 февральгә милли оешмалар җитәкчеләренең Удмуртия президенты белән очрашуы билгеләнгән. Анда сүз нәрсә турында барыр, вакыт күрсәтер.

Милли оешма җитәкчеләре