Согуд Гарәбстанында Пакыстан ватандашы үлем җәзасына тартылды

Согуд Гарәбстанында наркотик таратуда гаепләнгән Пакыстан ватандашының башы киселде. Илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, Салман Хан Тай Мөхәммәт илгә зур күләмдә һероин алып керергә тырышу өчен үлем җәзасына хөкем ителгән.

SPA Согуд дәүләт агентлыгы мәгълүматларына караганда, гаепләнүче җинаять кылуын таныган һәм югары мәхкәмә үлем җәзасына тартуны дөрес дип тапкан.

Җәза илнең көнчыгышындагы Даммам шәһәрендә үз көченә кертелгән.

Amnesty International хокук яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган елны Согуд Гарәбстанында 79 кеше үлем җәзасына тартылган.