БМОда Сүрия мәсьәләсе карала башлый

БМОның иминлек шурасында бүген Сүриядәге хәлләр турында фикер алышу башлана.

Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Набил Әл-Араби һәм Катарның премьер-министры Хамад бин Джассим ат-Тани Шура вәкилләренә лига тарафыннан Сүриядәге кризисны җайга салу өчен әзерләнгән планны тәкъдим итәчәк.

Әлеге план Сүрия президенты Бәшәр Әсадның вәкаләтне вице-президентка тапшыруы һәм оппозиция катнашында милли бердәмлек хөкүмәтен булдыруны күздә тота.

Лига планын АКШ һәм Европа илләре яклый. Русия һәм Кытай сөйләшүләргә әзер булуын белдерсә дә, кайбер каршылыклары бар.