Европа һәм Азия дә күп кардан һәм суыктан интегә

Үзбәкстанда күп кар яву һәм һаваның нык суынуы, электр тәэминатының еш өзелүе һәм ягулык кытлыгы сәбәпле, аеруча зур кыенлыклар тудырды. Хәтта башкала Ташкентта да йортларга табигый газ тәүлегенә ике сәгать кенә бирелә.

Үзбәкстанда электр энергиясен азлап кына бирү һәм энергия тәэминатын өзеп тору гадәти хәл булса да, моңарчы башкалада энергия кытлыгы булганы юк иде.

Үзбәкстанның һава температурасы -25 һәм -35 дәрәҗәгә төшкән өлешләрендә мәктәпләрне җылыту өчен ата-аналардан утын һәм ташкүмер алып килүне сорыйлар.

Ташкентта 30 сантиметр калынлыкта кар яуды.

Ташкентта салкын кыш.

Әфганстан башкаласы Кабулда бер метр калынлыкта кар яуды. Илнең төньяк төбәкләрендә исә карның калынлыгы өч метрдан артып киткән.

Әфганстанда күп кар яву һәм таулардан кар ишелү нәтиҗәсендә 30-лап кешенең гомере өзелде. Корбаннарның шактые балалар.

Кабул.

Кабулны калын кар каплаган.

Беларус башкаласы Минскида юлларны кар каплаган.

Сербия башкаласы Белградта салкын кыш.

Белград.

Кральево, Сербия.

Хорватиянең Сплит шәһәре.

Сплит.

Босния башкаласы Сараево.

Босниядә күп кар яву сәбәпле мәктәпләр эшләми, юлларда хәрәкәт туктала.

Сараево.

Сараево.

Сараево.

Сараевода йортлар кар астында.