World Press Photo 2011 бәйгесе җиңүчеләре

Америкалы Стефани Синклер "Бала киленнәр: кияүгә чыгарга бик иртә" шәлкеме фотолары белән Замана мәсьәләләре шәлкемнәр номинациясендә җиңеп чыкты. Йәмәндә төшерелгән бу фотодагы кызыл күлмәк кигән кыз алты яшьтә кияүгә чыккан.

Испанияле Самуель Аранда бер хатынның Йәмән президентына каршы демонстрациядә яраланган туганын кочаклап төшкән фотосы белән 2011 елгы World Press Photo бәйгесендә төп бүләкне алды.

Боснияле Дамир Саголий Пхеньянда Төньяк Кореягә нигез салучы Ким Ир Сен сүрәте эленгән йорт фотосы белән Көндәлек тормыш номинациясендә беренче бүләкне алды.

Швецияле Никлас Һаммерстром Утойа утравында Андерс Брейвикның дистәләрчә кешене үтерүеннән соң төшергән фотолар шәлкеме белән Ашыгыч хәбәрләр номинациясендә икенче урынны алды. Утлы коралдан аткан Брейвиктан качучы күп кенә үсмерләр киемнәрен салып ташлап

Русияле Юрий Козырев Либиянең Рас Лануф шәһәрендә төшерелгән әлеге гыйсъянчылар фотосы белән Ашыгыч хәбәр номинациясендә беренче бүләккә лаек дип табылды.

Японияле Ясуоши Чиба "Диңгез ташкыныннан соң" шәлкеме белән Кешеләр хәбәрдә шәлкемнәр номинациясендә беренче урынны алды. Чиеко Мацукава үз кызының диңгез ташкыныннан соң хәрәбәләр арасында табып алынган мәктәп тәмамлау таныклыгын фотода күрсәтә

Данияле Лэрке Посселт Иранда туган Дания актрисасы Мәликә Миһербан фотосүрәте белән Портретлар номинациясендә беренче урынны алды.

Италияле Алекс Маджолига Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк хакимияттән китмәячәген белдергәннән соң Каһирәдәге демонстрациячеләрнең ачуы ташып чыгуын сүрәтләүче бу фото өчен Гомуми хәбәрләр номинациясендә беренче бүләк бирелде.

Американ Дженни Росс Яңа җирдәге Оран утрауларында океан өстенә күтәрелгән бер кыяга кош йомыркалары ашарга дип үрмәләүче ак аю фотосы белән Табигать номинациясендә беренче урынны алды.

Францияле Винсент Боисо Дакар үзәгендә тегүче өстәленә утырган модель сүрәте белән Сәнгать һәм күңел ачу номинациясендә икенче урынны алды.

Аргентиналы Аледжандро Кирчук "Сине беркайчан да җибәрмәм" шәлкеме белән Көндәлек тормыш шәлкемнәр номинациясендә беренче булды. Альцһаймер авыруына дучар Мониканы Маркос бер бүлмәдән икенчесенә алып чыга.

Италияле Паоло Пеллегринга "Диңгез ташкыныннан соң" шәлкеме өчен Гомуми хәбәрләр шәлкемнәр номинациясендә икенче урын бирелде.

Польшалы Томаш Лазар Нью-Йоркта полициянең ысулларына һәм керемнәрнең тигез бүленмәвенә протест белдерүчеләрнең берсенең кулга алынуын сүрәтләүче бу фото белән Кешеләр хәбәрдә номинациясендә икенче урынны алды.

Ирландияле МасМэнус Дублинда яңгыр коеп яуганда Олд Белведере һәм Блэкрок такымнары арасындагы регби уенын сүрәтләүче шушы фото белән Спорт номинациясендә икенче урын алды

Австралияле Адам Претти "Дөнья йөзү беренчелеге" шәлкеме белән Спорт вакыйгалары номинациясендә  икенче урынга лаек булды. Шанхайда үткән дөнья беренчелегендә суга чумучылар ярышка әзерләнә.

Көньяк Африкалы Брент Стиртон Украинаның Кривой Рог шәһәрендә төшерелгән наркоман фәхишә фотосүрәте белән Замана мәсьәләләре номинациясендә беренче урынны алды.