Митинг яныннан узган казанлы мәхкәмәдә җиңде

Казанның Вахитов район мәхкәмәсе 22 яшьлек Камил Әбүбәкеровны аклаган татулаштыру мәхкәмәсе карарына үзгәрешләр кертүне таләп иткән шәһәр полициясе шикаятен канәгатьләндерүне кире какты.

Хәзер Әбүбәкеров канунсыз рәвештә административ җаваплылыкка тартылганда рухи зыян күргәне өчен компенсация сорап мәхкәмәгә шикаять итәргә хокуклы.

Декабрьдә татулаштыру мәхкәмәсе Әбүбәкеровның административ хокук бозу турындагы эшен туктаткан иде.

Полиция фикеренчә, Әбүбәкеров Казанда 10 декабрьдә митингта катнашып хокук саклаучылар таләпләренә буйсынмаган. Әбүбәкеров исә митингта катнашмавын, ә бары Ирек мәйданы аша үтеп кенә баруын әйтә.