Медведев депутатларны сайлауның яңа тәртибе канун өлгесен Думага кертте

Русия президенты Дмитрий Медведев парламентның кече пулатына депутатлар сайлауның яңа тәртибе турындагы канун өлгесен Дәүләт Думасына кертте. Документта Думада үз вәкилен булдырачак 225 җирле сайлау бүлгесен формалаштыру күздә тотыла. Хәзергә кайбер субъектларның парламентта җирле халык сайлаган бер генә депутат вәкиле дә юк. Бүген барлык 450 депутат да фирка исемлеге нигезендә узучылар.

Элегрәк Медведев Дәүләт Думасына сәяси реформага кагылышлы өч канун өлгесен кертте. Бу – губернаторларны турыдан-туры сайлау, сәяси фиркаләрне теркәү эшен җиңеләйтү һәм бернинди партиягә карамаган вәкилләрнең сайлауда катнашу өчен җыела торган имзалар санын киметү канун өлгеләре.