Русиянең берничә шәһәрендә Путинны яклап урам җыеннары узды

Хабаровскида 4 март үтәчәк сайлауда президентлыкка намзәт Владимир Путинны яклап урам җыены узды, анда 12 меңләп кеше катнашты.

Улан-Уде каласында Путинны яклау җыенына өч меңләп кеше чыкты. Аны Бурятиянең һөнәр берлекләре берләшмәсе оештырды.

"Диңгез буе тотрыклылык яклы" исемле чара Владивостокта узды, анда ике меңләп кеше катнашты.