Львовта Янукович сәясәтенә каршы митинг узды

Бүген Львовта Украина президенты Виктор Янукович һәм аның сәясәтенә каршы чара узды. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, анда өч меңнән артык кеше катнашкан. Алар «Сәяси тоткыннарга – ирек», «Хакимиятне тазартыйк – тәртип булачак», Янукович – юк» дигән шигарьләр белән килгәннәр. Митингтан соң берничә дистә кеше «Булган мөмкинлекләрне җирләү» дигән флеш-моб уздырган.

Бүген Януковичның президент вазифасына керешүенә ике ел тулды.