“Булгария”гә ярдәм итмәгән капитан штрафка тартылган

"Дунайский-66" капитаны Александр Егоров баткан “Булгария” корабындагы юлчыларга ярдәм итмәүдә гаепле дип табылган.

Мәхкәмә Егоровны 190 мең сумлык штрафка тарткан. Әмма ул үз гаебен танымаган. Тыңлаулар вакытында Егоров техник яктан баткан корабка якын килә алмавын аңлатты, чөнки ул ике зур йөк белән йөзгән һәм бәрелү куркынычы булган.

“Булгария” узган елның 10 июлендә Татарстанның Кама Тамагы районы янында Идел елгасында батты. Анда 122 кеше һәлак булган иде.