“Уникс” җиңелсә дә алга атлады

Your browser doesn’t support HTML5

29 февраль кичендә Казанның “Уникс” баскетбол такымы Евролига уены кысасында үз кырында Грециянең “Панатинаикос” такымын кабул итте. Төркемнән чыгу өчен хәлиткеч уенда кунаклар җиңде. 63:68. Ләкин бу төркемдә уйнаучы Төркиянең “Фенербахче” такымы Италиянең “Милан” такымына җиңелү сәбәпле “Уникс”, җиңелүенә карамастан, Европаның иң көчле 8 такымы арасына үтә алды. Казан такымының чираттагы көндәше Испаниянең “Барселона” такымы булачак.