Польшада поездлар бәрелешүнең сәбәпләре тикшерелә

Польшаның көньягында Щекоцино станциясендә шәһәр янында йөри торган поездлар бәрелешеп 15 кеше һәлак булды, 60-лап кеше яраланды. Тикшерү, казага китергән сәбәпләрнең берсе - диспетчер ялгышып бер поездны каршыга килүче поезд юлына җибәргән булырга мөмкин, дип белдерә.

Төне буе барган коткару эшләренә вагоннарның нык изелүе комачаулады. Тикшерү эше кузгатылган.

Соңгы 22 ел эчендә илдә булган иң зур тимер юл казасы урынына президент Бронислав Комаровский да килде. Ул ярдәм күрсәткән өчен күрше тирә авылларда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.

Президент коткару эшләре тулысынча тәмам булгач илдә матәм көненең кайчан булачагын хәбәр итәчәк.