Либия күчеш хөкүмәте башлыгы ил бөтенлеген көч белән сакларга әзер

Либиянең Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Абдел Җәлил ил бөтенлеген көч белән сакларга әзер икәнлеген белдерде. Либиянең көнчыгыш төбәге – Киренаикидагы хәрби җитәкчеләр һәм кабилә башлыклары Бенгазида үткән корылтайда үзәккә буйсынмаган төбәк хакимиятен төзүләре турында игълан иткән иде.

Мостафа Абдел Җәлил Триполидагы яңа хакимият илне бүләргә “әзер түгел” дип белдерде һәм төбәк лидерларын диалогка чакырды. Ул шулай ук аларны илнең элекке хакимияте яклылардан арынуны да сорады.

Илдәге нефть ятмаларының күп өлеше Киренаикида. Нәкъ шушы төбәктә узган елның февраль аенда Мөәмәр Каддафи режимын алып ташлауга китергән халык күтәрелешләре башланган иде.