Президентларга чүкеч тоттырган Алмаз

Your browser doesn’t support HTML5

Тимерче Алмаз Фатыйхов-Казаковны инде Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә беләләр. Узган ел ул Казан Сабантуенда Русия президенты Дмитрий Медведевка “бәхет дагасы” ясарга өйрәткән иде. Татарстанда аның чүкечләрен тотып карамаган түрә-җитәкче калмаган, барысының да игътибарын җәлеп итә алган. Алмаз тимерчелекне шоу дәрәҗәсенә җиткергән, туйларда чыгыш ясый, халык сәнгате һөнәрчеләре булган чараларда даими катнаша. Алга таба ул Миңтимер Шәймиев торгызу эше алып барган Зөя утрау-шәһәрчегендә эшләргә җыена.