Пакстанда экстремизм белән көрәш өлкәсендәге яңа җитәкче билгеләгән

Пакыстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани экстремизм белән көрәш өчен җаваплы булган Ведомствоара иминлек хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп генерал-лейтенант Заһир ул-Исламны билгеләде.

Әлеге яңалыкны Гилани белән низагта булган югары хәрби көчләрнең уңай кабул ителүе әйтелә. 2000 еллар башында ул-Ислами АКШта белемен арттырып кайткан. Хәзергә кадәр ул Карачи шәһәренең коменданты вазифасын башкарды.

Күзәтүчеләр фикеренчә, ул-Исламиның билгеләнүе иминлек өлкәсендә АКШ белән хезмәттәшлек булдыру тарафдарлары һәм каршылар арасында татулык урнаштыру булып тора. Элекке махсус хезмәтләр җитәкчесен Вашингтон Хаккани радикал челтәренә теләктәшлек күрсәтүдә гаепләр килде.