Грециягә ярдәм карары инде дүшәмбе кабул ителергә мөмкин

Грециягә 130 миллиард еврога исәпләнгән икенче ярдәм программасын бүлеп бирү өчен барлык шартлар да үтәлгән. Бу хакта еврозона финанс министрлары төркеме җитәкчесе Жан-Клод Юнкер белдерде.

Греция икътисадын бөлгенлектән саклап калыр өчен халыкара финанс ярдәм бүлеп бирү турында рәсми карар дүшәмбе министрлар утырышында кабул ителер дип көтелә.