Еврозона илләре финанс министрлары Грециягә ярдәм программасын раслады

Еврозона илләре финанс министрлары Грециягә 130 миллиард евро күләмендә халыкара ярдәм программын бирүне раслады.

Еврозона илләре финанс министрлары төркеме җитәкчесе, Люксембург премьер-министры Жан-Клод Юнкер белдерүенчә, бу хәзерге бурыч кризисыннан чыгу өчен Грециягә “икенче мөмкинлек” бирү.

15 мартта Грециягә яңа ярдәм бирүдә катнашу карарын Халыкара валюта фонды җитәкчелеге кабул итәргә тиеш.